Махсус хәрби операциядә катнашучыларга иминият пенсияләре билгеләү өчен стаж икеләтә исәпләнәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза «Интерфакс». «Иминият пенсиясен билгеләү өчен стаж икеләтә исәпләнәчәк. Шундый ук исәп-хисап, мәсәлән, мобилизациягә кадәр Ерак Төньякта яки зарарлы производстволарда эшләгән кешеләр өчен вакытыннан алда пенсияне билгеләгәндә кулланылачак», – диде ул РФ Кораллы көчләренең, башка гаскәрләрнең, хәрби формированиеләрнең һәм органнарның ихтыяҗларын тәэмин итү буенча Координация советы утырышында.
Хәрби операциядә катнашучыларга икеләтә пенсия стажы исәпләнәчәк
22 ноября 202222 ноя 2022
1
~1 мин