Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова туган көнендә үзенә сыйфатнамә язган, хыял-максатлары белән дә уртаклашкан. «36 ел элек, күпбалалы Сәлахетдиновлар гаиләсендә мөмкинлекләре чикле Лилия исемле кыз бала дөньяга килә. 30 ел дәвамында Лилия бик күп әйберләрне югалтса да, үз-үзенә ышанычын югалтмады. Ул – максатына ирешүчән, игелекле, беркатлы, юмарт. Әгәр дә аның ышанычын югалтсагыз, күперләр янып, артка юл булмаячак. Нинди булуына карамастан, дөреслекне сөйләүчеләрне ярата. Ялган аның өчен бөтен нәрсәгә нокта куя. Якыннары хакына таулар күчерергә әзер, ләкин аның өчен алар тарафыннан да шундый ук мөнәсәбәт булуы мөһим. Кичне үзем теләгән кешеләр белән үткәрәчәкмен, ИншәАллаһ. Бәлки, соңыннан сезгә дә сөйләрмен. Хыялым – яңадан гаилә кору. Максатым – игелекле гамәлләр кылу. Планнарым: яңадан хаҗга бару. Бөтен кешеләрнең, шул исәптән үземнең дә бәхетле булуымны телим», – дигән ул социаль челтәрләрдә. Дусларын Лилия Сәлахетдинованың бик күп авырлыклар күрүе һәм, мөмкинлекләре чикле булуга карама