Җырчы Шәхзәт Разметов социаль челтәрдәге сәхифәсендә балаларын әтиләре белән күрештермәүче әниләргә мөрәҗәгать иткән. «Мин үз кызымны 1нче сыйныфка озата алмадым. Чөнки аның әнисе кызны әтисеннән яшерергә теләде. Кызым тугач, мин һәрвакыт аның белән булырга, теләсә нинди вазгыятьтә ярдәм итәргә, сакларга, якларга вәгъдә иттем. Аның әнисе белән аерылышуга карамастан, мин кызымның элеккечә мине янәшәсендә икәнемне тоюын теләдем. Мин аның турында кайгыртуны, матди яктан тәэмин итүне дәвам иттем. Мин кызым белән музыка белән шөгыльләндем. Аның әнисе безнең очрашуларны чикләде. Ә кызым беренче бүләген алгач, Зәринә белән минем аралашуны бөтенләй тыйды. Мөгаен, безнең мөнәсәбәтләр аның «мин»легенә тигәндер. Әмма, иң мөһиме, баланың бәхетле булуы бит. Кыз баланың тормышында әтинең роле матди яктан тәэмин итүдә генә түгел, ә берни белән дә чагыштырмаслык әти кайгыртуы булуда. Ике якын кешегә – ата һәм балага – очрашу өчен ниндидер каршылыкларны узарга кирәклегенә ышануы да кыен. Хөрмәтле әнил
Җырчы Шәхзәт Разметов кызы белән очрашу өчен барысына да әзер булуын әйткән
21 ноября 202221 ноя 2022
2
1 мин