Казахстанда президент сайлаулары башланды. Илдә 10100 сайлау участогы ачылган, чит илләрдә – 68. Сайлау, сәгать поясларын исәпкә алып, 20.00 сәгатькә кадәр барачак. Президент булырга 6 кандидат өмет итә. Хәзерге президент Касым-Жомарт Токаев (халык коалициясе тәкъдим иткән), Нурлан Ауесбаев (Иҗтимагый социал-демократик партия (ОСДП), Мейрам Кажыкен («Аманат» профсоюзлар берлеге), Жигули Дайрабаев («Ауыл» халык-демократик партиясе), Каракат Абден (социаль хезмәткәрләр берлеге) һәм хатын-кыз кандидат Салтанат Турсынбекова («Казах аналары – гореф-гадәтләргә юл» берлеге). Касым-Жомарт Токаев Конституциягә үзгәрешләр кертү сәбәпле, Казахстан президенты 7 елга сайлана. Президент бер генә тапкыр сайлана ала. Күпме кешенең сайлауда катнашуы әһәмияткә ия түгел. Касым-Жомарт Токаев 3 ел элек сайланганда 77 процент сайлаучы катнашкан булган. Хәзергә (2 сәгать вакыт аермасын исәпкә алып), Казахстанда 40 процент сайлаучы сайлауда катнашкан. Сайлаучыларның 50 процент тавышын җыйган кандидат җиңүче б