Кызыл миләшнең җимешләре ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. «Вируслар таралган чорда томау төшсә, ютәл башланса, кызыл миләшне файдаланыгыз. Салкын тигәндә дә аның файдасы тимичә калмас. Миләштә аскорбин кислотасы күп, шуңа да ул температураны төшерергә булыша. Миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә каршы торучы җиләк-җимеш кислоталары да җитәрлек», – дип хәбәр ителә «Кызыл таң» сайтында. А витамины микъдары буенча миләш кишердән калышмый. Көн саен бер аш кашыгы миләшне яисә аның кайнатмасын йогыртка, кибет каймагына, катыкка кушып ашарга мөмкин, чөнки бета-каротин сөт майлары белән яхшырак үзләштерелә. Бу җимеш күзләр өчен аеруча яхшы. Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Ул шулай ук кан оешуын яхшыртучы К витаминына бай, тромбоз куркынычы булганда аны ашарга ярамый. Кызыл миләшне кан системасы бозылганда, сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату системасы бозылганда фа