Россия Тикшерү комитеты «әсир солдатларны ату һәм аларга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт» маддәләре буенча җинаять эшен тикшерә, дип хәбәр итә INTERFAX.RU. Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Украина хәрби көчләре хәрбиләре уннан артык әсир солдатны атып үтергән. Җинаять кодексының 105нче маддәсе (кеше үтерү) һәм 356нчы маддәсе (хәрби әсирләргә карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт, сугышта тыелган ысулларны куллану) җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр «мәрхәмәтсез видеоны төшергән кешеләрне ачыклау» буенча эш алып бара, диелә. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, җомга көнне Телеграм каналларда видеоролик таралды. Анда формаларында Украина хәрбиләре билгеләре булган кешеләр Луганск төбәгендә әсирлеккә төшкән 11 Россия хәрбиен атып үтерә. Беренче видеороликта Россия хәрбиләре бина эченнән берәм-берәм кулларын күтәреп чыга һәм җиргә ята. Украина хәрбиләре билгеләре булган солдат аларга пулемет төбәп тора. Видеоролик азагында атышкан тавышлар ишетелә, ролик шунда өзелә. Икенче роликта әсирлеккә бирел
Россия Тикшерү комитеты Украинада әсир солдатларны ату факты буенча җинаять эше кузгатты
19 ноября 202219 ноя 2022
1 мин