Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр махсус хәрби операция зонасына барып җитте, шуннан соңгы яңалыклар белән дә бүлешә башладылар. Казан егете Тимур Нагаев (Нагай) «Круги в полях» Телеграм каналын алып бара. Ул һәм аның якташлары Украинада күргәннәре турында яза. Соңгы постларның берсен Тимур үзе түгел, аның дусты урнаштырган. Тимурның дусты әйтүенчә, Нагайның Интернетка керү мөмкинлеге юк, шуңа күрә ул, шалтыратып, ниләр булганын әйтә, ә дусты яңалыкларны «Круги в полях» Телеграм каналына урнаштыра. Тимурның дусты үзенең исемен әйтмәгән. Авторның дусты сүзләренчә, аның «хәлләре әйбәт». «Кайнар душта юынасы килү теләген исәпкә алмаганда, әйбәт. Әлегә 5 литрлы шешәләрдән генә юынырга туры килә. Әмма ул кайгырмый. Азык-төлек белән проблемалар бар, әмма алар да әкренләп хәл ителә», – ди Тимур. Нагаев махсус операция зонасындагы хис-кичерешләр белән дә уртаклаша. Билгеле сәбәпләр аркасында, мобилизацияләнгәннәрнең төгәл дислокация урынын әйтми. «Бу – чын-чынлап сугыш. Шәхсән аның үзенә әлегә
Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр Украинада: «Беренче өч көн куркыныч, аннан күнектек»
19 ноября 202219 ноя 2022
2
1 мин