Сахалиндагы Тымовское бистәсендә биш катлы йортта шартлау булган. Бу турыда «Татар-информ» яза. РИА Новости әлеге вакытта 7 кеше үлүе турында билгеле булуын хәбәр итте. Аларның өчесе – балалар. Якынча версия буенча, йортта көнкүреш газы шартлаган. Урында экстрен хезмәтләр эшли. Ишелгән йорт хәрабәләрен актаралар. Йорт газлаштырылмаган булган, диелә хәбәрдә.
Сахалинда биш катлы йортта шартлау булган, җиде кеше үлүе билгеле
19 ноября 202219 ноя 2022
~1 мин