Әлмәттә яшәүче шагыйрә, тележурналист, җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова социаль челтәрләрдә якыннары рак белән авыручы кешеләргә киңәшләр язган. Нәфисә Сабирҗанова үзе дә әлеге мәкерле чир белән көрәшә. Сынауларга дучар булса да, яшәү дәртен югалтмый. Ул бу турыда «Интертат»ка әңгәмәсендә дә сөйләгән иде. «Кызганыч, күптән түгел бер дустымның рак белән авыруын белдем. Бу темага бик күп кыйммәтле фикерләрем җыелган икән. Якын кешең куркыныч диагноз белән очрашса, аңа ничек ярдәм итәргә соң? Нәрсә эшләргә ярамый? Хисләреңә ирек биреп, телефон трубкасына еларга. Ул кешегә хәзер болай да авыр, һәм ул сезнең хисләрне дә уртаклашыр халәттә түгел. Кызганырга һәм «нәрсә өчен» дип сорарга. Андый вакытта үзең белән хушлашалар, исән килеш күмеп куялар, дип хис итә башлыйсың. Кызгану авыруны тукландыра гына. Диагнозны белү белән үк «рак – хөкем карары түгел» дип юатырга ярамый. Бары тик якын кешегезнең янәшәсендә булыгыз. Чит тарихлар, дәвалану рецептлары эзләп Интернет киңлекләрен актару кирәкмә
Яман шеш белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗановадан якыны рак белән авыручы кешеләргә киңәш
18 ноября 202218 ноя 2022
1 мин