Шамилнең кечкенә сеңлесе белән энесе абыйларын туйга көтә. Солдатка киткән абыйлары, китәр алдыннан, аларга үзенең туенда бергәләшеп күңел ачарга ышандырып киткән. Тик ике сабый абыйларының бүтән беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячагын белми әле. 27 яшьлек солдат абыйларын ноябрьнең 8ендә җирләгәннәр. Шамилнең әнисе Надежда да иң олы улының инде бу дөньяда булмавына ышана алмый. Моргтан шалтыратканда да, анда яткан мәетнең татуировкасы сул кулында булганын әйткәннәр. Ә Шамилнеке – уң кулында. Дүрт бала анасы мәетне карарга барганда паспортын да алмый: «Ул булмаска тиеш!»… Свердловск өлкәсенең Белоярск районы егете тыныч тормышта компьютерлар белән «җенләнгән». Телефон, смартфон, компьютерларны сүтеп-җыя алган, программаларны җәһәт кенә көйләгән. Тик туган Совхозный бистәсендә башлы егеткә эш табылмый. 27 яшендә «компьютерный гений» – Шамил Юсупов күрше Грязновск авылы фермасында маллар караган. Мобилизация буенча чакыртып алгач та, дроннар белән эшләү бүлегендә хезмәт итүен горурланып с
«Кечкенә сеңлесе белән энесе абыйларын туйга көтә» – Украинада һәлак булган Шамил тарихы
17 ноября 202217 ноя 2022
2 мин