Мобилизацияләнгәннәр өчен «Госуслуги» сайтында льготалар буенча кире элемтә эшли башлады. Ярдәм чараларын бирүдә тоткарлыклар турында «Госуслуги» сайтында хәбәр итәргә була. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына сылтама белән «Объясняем.РФ» сайтында хәбәр ителә. Әгәр хәрби хезмәткәрләр яки аларның туганнары тиешле ярдәм чараларын вакытында алмый икән, бу хакта «Госуслуги» аша хәбәр итәргә кирәк. Монда федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге түләүләр, льготалар турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Мобилизацияләнгәннәр, үзе теләп махсус операциягә китүчеләр, килешү буенча хәрби хезмәттәгеләр, демобилизацияләнгәннәр, хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгатьне җибәрү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәрне профильле министрлыкка юллый, анда аны 7 көн эчендә карарга тиешләр.
Мобилизацияләнгәннәр өчен «Госуслуги» сайтында ташламалар буенча элемтә эшли башлады
17 ноября 202217 ноя 2022
~1 мин