24 февральдан соң мин һәр көн үзанализны ясыйм. Нинди мотивацияләрем бар, нинди югала бара, нинди барлыкка килә. Шул датага кадәр минем мотивациям бик гади иде: проактив булган, "охранительный" булмаган кеше ул борынгы бабалардан мирас булып калган тренд. Аңлаттырам. Традиция-гореф-гадәт-йола әйткәндә, аларга үзләренә түгел, ә аларның гасырдан гасырга үзгәреп торганда ниләр үзгәрмичә кала торганга игътибар бирергә кирәк. Ә ул бер генә нәрсә: кырыс, проактивларның җене сөймәгәннәр гасырдан гасырга бетә баралар. Үз үзләрен кырып бетерә баралар. Чөнки "без проактивларны үтерәбез" дигәндә алар чыннан күбрәк үзләрен яки юаш буйсынган халыкны бетерәләр, проактивларны очраклы рәвештә, ә үзенне дә юаш буйсынган кара халыкны - систематик рәвештә. Һәр сугыш - ул шундый баскычта өскә таба бер адым, аска түгел. Менә шундый ул, кешелеккә дә, аерым әдәм баласына язылган яшәү рәвеше. "Охранитель"ләр белән юаш халыкның нәтиҗәдә, "ассимптота сыман" юк итәсе, бетәсе фараз ителгән. Шуны алар гына аңла а