Twitter кулланучылар Германия канцлеры Олаф Шольцның публикациясен ошатмаган. Ул «Россия Президенты Владимир Путинның союздашлары калмады» дип язган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. «Россия Президенты Путин дөньяда берүзе диярлек. Аның көчле союздашлары юк. Бу – Балидагы G20 саммитының төп нәтиҗәсе. Аның Украинада конфликтны үзгәрешсез һәм авиаһөҗүмнәр белән дәвам итүе һич мөмкин түгел», – ди Шольц. Ләкин челтәр кулланучылар Шольц белән килешми. «Аның союздашы юк. Си Цзиньпин моны күргәч, тагын үпкәли, чөнки колониядән соңгы Көнбатыш әле дә Кытайны «үсеп килүче глобаль дөнья державасы» дип кабул итми», – дип яза MUebereck. «Илне изоляцияләү – бу акыллы тышкы сәясәтме, хөрмәтле канцлер? «Россия ялгыз һәм аның көчле союздашлары юк» дигәнне каян алдыгыз? Кытай, Һиндстан кая? Иң төп нәтиҗә – деэскалация булыр иде», – дип яза ThorstenHild. «Минемчә, Кытай көчле союздаш була ала. Аларның хәзер иң зур һәм заманча флоты бар», – ди Gl3nny5705. «Кытай, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка? Алар с