Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә яшәүче хатын бергә яши торган ирен үтергән. Әлеге фаҗига турында РЕН ТВ каналы яза. Күкрәгенә пычак кадап яраланган ир-атны 13 ноябрьдә төнлә хатынының анасы лифт янында таба. Ир-ат фатирына кереп җитә алмый, ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәч үлә. РЕН ТВ белешмәсе буенча, 40 яшьлек ир-атны хатыны үтергән, дип шикләнәләр. Алар 2 ел бергә яши, бу вакытта мәрхүм ир-ат хатынын кыйнап тора, еш кына исереп йөри. Күршеләре сүзләренчә, җинаять булган көнне бу ир-атның бергә яши торган хатыны анасына яза, иренең аны кыйнавын әйтә, ярдәм сорый. Соңрак ачыкланганча, хатынның әнисе берничә тапкыр кызына, ярсыган иренә зарланып, полициягә мөрәҗәгать итәргә әйтә. Ләкин хатын ирен яратуын белдерә, полициягә барудан баш тарта. Фаҗига булган кичтә хатын әнисенә шалтырата, «ул мине үтерә» дип кычкыра. Әни кеше подъездга йөгереп керә, канга баткан лифтны, баскыч алдындагы мәйданчыкта идәндә ятучы ир-атны күреп ала. Аннары фатирдан аның кызы чыга, үлеп баручы бергә яши торган