Найти тему
Лилия Габдрафикова

Башкортостандагы татар авыллары тарихыннан: халык легендалары

Оглавление

"Казан ягыннан килгән безнең бабайлар", "беренче башлап бу авылга типтәрләр һәм мишәрләр килеп утыралар", "бәрәч, монда елга да бар икән", - дип җибәргәннәр" - мондый җөмләләрне Башкортостандагы күп татар авыллары легендаларында ишетергә буладыр. Әмма шулайда һәр авылга аның үз юлы, үз ата-бабалары тарихы кадерле. Бу язмада "Башкортостан татарлары фольклоры" китабында тупланган кайбер легендалар белән таныштырабыз.

Фото: wikimapia.org
Фото: wikimapia.org

Үрге Кыйгы авылы (Кыйгы районы)

"Беренче башлап бу авылга типтәрләр һәм мишәрләр килеп утыралар. Алар сөйләшкәндә "кый" сүзен кулланалар. Сөйләшләреннән чыгыптыр инде, аларны - кыйгылар, ә яшәгән авылларын Кыйгы дип атаганнар. Үрге дигәне елга агышының өске ягында урнашуына карап бирелгән. Шулай итеп, Үрге Кыйгы авылы барлыкка килгән. Хәтта алар утырган елганы да Кыйгы елгасы дип атаганнар".

Абдулла авылы (Мәчетле районы)

"Авыл картлары сөйләвенчә, Абдулла исемле бабай безнең якларга 1580-1590 нчы елларда килеп утырган. Элек ул Казан ягында яшәгән булган. Абдулла карт үзе белән улларын да алып килгән. Алар әле Таш зират дип аталган урында төпләнгәннәр. Абдулла карт умартачылык белән шөгельләнгән, ә аннан соң яшәгән буыннар, агач төпләп, чәчүлекләр хәзерләгәннәр һәм игенчелек, терлекчелек эшенә тотынганнар. Авылны нигез салучысының исеме белән Абдулла дип атаганнар.

Безнең якларда табигый шартлар яхшы, ә җирләр иркен булган. Аларның хуҗасы да булмаган. Шуңа тиздән Абдулла авылына Красноуфимск, Күнгер якларыннан тагын бер төркем кеше килгән. Аларны авылның көнчыгыш өлешендә төпләнгәннәр. Аларны халык күнгерләр дип атаган.

Күнгерләрдән соң авылның төньяк-көнбатышында типтәрләр килеп урнашкан. Чыгышлары белән алар Кырмыскалы якларыннан булган дип сөйлиләр. (...)".

Мечетлинский район, Абдуллино. Фото: скриншот видео из Youtube
Мечетлинский район, Абдуллино. Фото: скриншот видео из Youtube

Яңа Мөслим авылы (Мәчетле районы)

"Бу авыл кайдан килгәнен картлардан ишетеп беләм: "Казан ягыннан килгән безнең бабайлар", - дип сөйләделәр. "Анда да Мөслим авылы булган икән, шул Мөслим авылыннан килгәннәр", - дип. "Бары да бер җирдән килмәгәннәр, төрле җирдән килгәннәр", - дип әйттеләр. Күпчелеге - Мөслим авылыннан. Монда агачлык булган, урман булган, нәрсә бар, нәрсә югын да белмәгәннәр бит, килеп, әлеге үзебезнең Ык елгасына очраганнар. "Бәрәч, монда елга да бар икән", - дип җибәргәннәр. Шуннан: "Моңа исем ничек бирәбез? Ык дип бирик, ә авылга Яңа Мөслим бирергә кирәк", - дигәннәр. (...) Берничә нәселдән тора бу авыл, моның кайсы елларда икәнен точно белгән кеше булмады. Хәзер шул ике йөз алтмыш, җитмеш еллар булып булырга кирәк, монда килеп утырганга авылның. Килеп утырганда ун сигез хуҗалык булганнар".

Калмаш авылы (Чакмагыш районы)

"Авылыбызның барлыкка килүенә якынча 400 ел ди картлар. Аның каян, ничек килеп чыкканын да төгәл генә белүче юк. Авылга беренче булып Баек һәм Уразмәт исемле кешеләр килеп утырган, имеш. Баек - Казан ягыннан, ә Уразмәт Ука елгасы буеннан күчеп килгән булырга тиеш. Шулай итеп, авыл барлыкка килә. Аның исеме булмый. Тора-бара кешеләр авылыбыздан күпләп күчеп китә башлыйлар. Ни өчен икәнлеге билгесез. Авылда торып калган кешеләрне тирә-як халкы "калмышлар" дип атый. Шулай итеп, авыл Калмыш дип атала башлый. Тора-бара ул үзгәреп Калмашка әйләнә".

 "Башкортостан татарлары фольклоры" (Уфа: Китап, 2018).
"Башкортостан татарлары фольклоры" (Уфа: Китап, 2018).
"Башкортостан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр" / төз. И.К.Фазлетдинов, фәнни мөхәррир Ә.М. Сөйләйманов. - Уфа, 2018.