Җырчы Гүзәл Уразова яңа образда төшкән фотосурәтен социаль челтәрләрдә урнаштырган. Яңа образ дип, икенче төрлерәк макияж ясаткан һәм күзлек кигән. Ә фото астына Гүзәл болай дип язган: «Кеше үзендә нидер үзгәртергә тиештер бит инде, ә? Ирен кабартмадым. Гафу итегез, күкрәк куйдырмадым. Бүтән җирләр дә «не накачанный». Ну хет күзлек килешәме соң миңа, ә? Языгыз әле», – дигән ул. «Чибәр кешегә бар да килешә инде ул», – дип комментарий калдырган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев. Шундыйрак мәгънәдәге җылы сүзләрне тагын бик күпләр язган. «Шәп фото! Текә образ... Кинода төшсәгез дә була. Мондый образ бик күп ир-атларның башын әйләндерәчәк», «Килешә күзлек, ләкин, күзең күрсә, кимә, яме», – дигәннәр. «Мин сезне танымадым», «Сез болай «завуч»ка охшагансыз», «Кыргыз кызларына охшап калгансыз», «Сез бизәнгән килеш матур, ләкин чын, ягымлы Гүзәл түгел инде. Сез – чын, үзегез килеш матуррак», – диючеләр дә булган. «Күкрәк белән ирен кабартмасаң, кашың-керфегең үзеңнеке түгел инде», – д