Бу шигырьләрнең авторы билгесез, бер борынгы кулъязмадан алынды.
Беренче шигырь
Без шәкертләр укып сабак,
Калебебезне кылабыз ак.
Ярдәм бирсен безләргә Хак,
Тыршыйк без, шәкертләр.
Сабак уку – шәкерт эше,
Кирәк олуг, кирәк кече.
Сабак укыр яхшы кеше,
Тыршыйк без, шәкертләр.
Безләр кердек яхшы юлга,
Гилмелекне алыйк кулга.
Дикъкать итеп уңга-сулга,
Тыршыйк без, шәкертләр.
Язу танып, языйк без,
Алга таба барыйк без.
Эшкә лаек булыйк без,
Тыршыйк без, шәкертләр.
Гүзәл ирер (булыр) безнең мәктәп,
Һәрбер төрле китаплар күп.
Файда алыйк безләр, укып.
Тыршыйк без шәкертләр.
Башка милләт балалары,
Мәктәпләрдә укып бары,
Чыгып китте бик югары.
Тыршыйк без, шәкертләр
Без алардан һич ким түгел,
Укыйк сабак, биреп күңел.
Һәр нәрсәне бик ачык бел.
Тыршыйк без, шәкертләр.
Милләт хезмәт көтә бездән,
Төшсен бурыч өстебездән.
Файда юктыр коры сүздән.
Тыршыйк без, шәкертләр.
Икенче шигырь
Кояш калыкты нуры балыкты,
Никтер калыкмый безнең аталар.
Башкалар торды тозаклар корды,
Нигә соң тормый безнең аталар?
Мәктәп ачалар, гыйлем сачалар (чәчәләр),
Ник соң качалар безнең аталар?
Милләт изелде, диннән бизелде,
Никтер сизенми безнең аталар?
Җитәр, уйганың (уяныгыз), хакны уйга алың (алыгыз).
Безне кулга алың (алыгыз), зинһар, аталар
Йоклап ятмагыз гайбәт сатмагыз,
Утка атмагыз безне аталар.
Мәктәп салыгыз, хакны таныгыз,
Безне алыгыз уттан аталар.
Без бит – каныгыз, без бит – җаныгыз,
Без бит – малыгыз, җәлләң (жәлләгез), аталар.
Сатмаң (сатмагыз) корычка, атмаң (атмагыз) учакка.
Алың (алыгыз) кочакка безне,аталар.
Дөрес,без – яшьләр,ну, үтәяшьләр,
Агар күз яшьләр шунда аталар.
Бер көн киләчәк: картлар үләчәк,
Безгә калачак дөнья, аталар.
Өченче шигырь
Кояш чыкты, нур балыкты,
Тәрәзәдән һәм (дә) калыкты.
Уян, атам, атам, уян,
Җанлылар бар да калыкты.
Безләр – татарның баласы
Кайда безгә хан каласы?
Бар да бетмеш, бар да китмеш,
Инде безләр ни кыласы?
Укыт мине газиз атам,
Юк исә, мин таштан катам.
Һич ни белми, һич ни күрми,
Ихтыярсыз әрәм ятам.
Иске еллар узган инде,
Бар нәрсәләр тузган инде.
Болай торып файда чыкмас
Зинһар, атам, кызган инде.
Заман хәзер шундый заман:
Укымаган эттән яман.
Зинһар, атам, атам, зинһар,
Мин балаңны кызган инде.
Дүртенче шигырь
Карап тик тормам, бушка утырмам,
Ихласым бик там милләт юлына.
Акса да яшем, һиммәт (тырышлык) юлдашым,
Фида бу башым милләт юлына.
Түгелсен яшем, күрсен иптәшем,
Вакыф (җәмәгать файдасына бирелгән мал) бу башым милләт юлына.
Булам гайрәтле, гали (олы) һиммәтле (тырыш),
Ихлас хезмәтле милләт юлына.
Киереп күкрәк, безләр биегрәк
Керергә кирәк милләт юлына.
Җаһилдән (наданнан) курыкмам, йоклап утырмам,
Әгәр туктап тормам милләт юлына.
Төректер бабам, моңа мактанам,
Чыгарырмын нам (исем) милләт юлына.
Рәхәтне күрмәк, уйнап та көлмәк,
Гомерне сөрмәк милләт юлына.
Озын гомергә милләт илә (белән) бергә,
Кирәк китәргә милләт юлына.
Булса сиңа бер хур белән хәбәр,
Укуларга кер милләт юлына.
Бик зур сәгадәт (бәхет) ошбу бер сәгать,
Итмәгем хезмәт (хезмәт итүем) милләт юлына.
Безләр, и туган, анадан туган,
Булырга корбан милләт юлына.
Дошманга дошман, дусларга дус мин –
Шулай булырмын милләт юлына.
Усалга усал, гыйлемгә көч сал,
Көчне салып кал милләт юлына.
Алар илә (белән) без булганчы тигез,
Курыкмам һәргиз (һәрвакыт) милләт юлына.