Иркәнең ире Артур, мобилизациягә эләгеп, хәрби әзерлекнең икенче этабына китте. Җырчы белән бергә аның бөтен тамашачысы да Артурны озатып калгандай булды. Иркә: «Концертларымда яныма килеп, без сезнең белән, диләр», – дип сөйләгән иде. Ул тамашачысының ярдәмен, русча әйтсәк, «поддержка»сын нык тоеп яшәгәнен әйтте. Менә шушы көннәрдә Иркә яңа чыгачак җыры турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән һәм җырның кыска гына өзеген тәкъдим иткән. Иҗат җимешенең исеме – «Бу – бары тик саубуллашу». Ире Артурга багышлануы көн кебек ачык. Әле яңа гына ирен хәрби хезмәткә озаткан һәрбер хатын-кызның күңел халәте, хис-кичерешләре, йөрәк ярсуы бу җырда үзәк өзгеч булып чагыла. «Тиздән! Премьера! Бары тик саубулашу! Илдар Ногманов көе һәм сүзләре», – дип язган Иркә. «Ачы күз яшьләре белән уралып, күңелгә ышаныч һәм өмет бирә торган җыр...», «Тирән мәгънәле», «Тормышчан. Елата, үзәгеңә үтеп керә», «Искиткеч, күңелләрне айкый», – дип бәяләгәннәр җырны Иркәнең виртуаль дуслары. «Иркә, җимешем, к
«Бу – бары тик саубуллашу» – Иркә үзәк өзгеч җырының өзеген тәкъдим итте
15 ноября 202215 ноя 2022
3
1 мин