Хәйрия концертлары оештыруга алынган агитбригада эшчәнлеге турында тулырак белү өчен аның җитәкчесе Марат Локманов белән элемтәгә кердек. Хәзер кем ничек булдыра, шулай итеп мобилизацияләнгән кешеләргә дә, аларның гаиләләренә дә ярдәм итәргә тырыша. Без үзебезнең «Кайтаваз» агитбригадасы белән уйлаштык та, авылларга чыгып, әтиләре, ирләре мобилизациягә эләккән гаиләләр белән очрашып, хәйрия концерты куярга булдык. Концерттан җыелган акчаны авыл башлыгы яисә мәдәният йорты директоры залга җыелган халык алдында, шул гаиләләрне сәхнәгә чакырып, аларга бүлеп бирә. Аннары аларны чәй табыны артына чакырып, хәлләрен белешеп, шулай сөйләшеп кайтабыз инде, – дип сүз башлады Марат абый Локманов. «Кайтаваз» агитбригадасы үз эшчәнлеге өчен махсус афишалар да ясаткан. Концертка репертуарны да махсус туплаганнар. «Изгелеккә бер адым» дип аталган концерт программасы тематика буенча туры китереп төзелде. Репертуарның төп өлешен туган якка, туган җиргә мәхәббәт турындагы җырлар алып тора. Җырларыбызда
«Концертны «Шахта көе» белән башлыйбыз, анда «Китә җаныем Донбасска» дигән сүзләр бар»
15 ноября 202215 ноя 2022
3 мин