Татар эстрадасының популяр җырчыларыннан берсе Илсөя Бәдретдинова ир-атларның сүзләренә, үзләренә аптыравы турында социаль челтәрдәге битендә язган. «Сез, хатыннар, бозылдыгыз... Чалбар киясез. Машинада йөрисез! Акча эшлисез... Хатын-кызлыгыгыз да калмады», – диде миңа кичә берәү. «Ә нишләргә? Яшисе килә бит. Машинасыз өлгереп булмый. Руль артында күлмәк киеп йөрергә уңайсыз. Тормыш шулайрак китереп куйды шул... Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне «нужа бабай» үзебезгә эшләргә өйрәтте», – дип аптыраган җырчы. «Мин инде ике тапкыр сиңа «привет» дип яздым. Өйләнәсем килә иде... Син җавап та бирмәдең», – дип язган икенчесе. «Сезнең «привет»ка, мин «риза» дип җавап язарга тиеш идемме?» – дип аптыраган Илсөя. «Мин – башка республикадан. Казанны яратам. Сиңа күченеп килергә риза. Гастрольгә бергә-бергә йөрербез», – дип язган тагын бер кеше. «Сүзем юк. Мужики… вы серьезно? Ирләр ир була белмәгәнгә, хатыннар «ир»гә әверелдеме? Хатыннар «ир»гә әверелгәнгә, ирләр хатынлаштымы?» – дип аптыраган җырчы
Илсөя Бәдретдинова: Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне «нужа бабай» өйрәтте
14 ноября 202214 ноя 2022
1 мин