Җырчы, яшь әни Зөлфирә Шәйдуллина әле бер атна элек кенә туган нәни кызы Нәзирәнең беренче көннәре турында социаль челтәрдә яза. «Безгә кичә нәкъ бер атна булды! Көннәр бик тиз уза да китә! Тулгак белән бала тудыру йортында яткан вакытлар онытылды да инде. Бүгенге көндә без кызым белән дөньяга яраклашабыз. Барысын да җайлап бетереп булмый, әлбәттә, өйрәнербез әле. Тизрәк үстереп, шапы-шопы сөясе килә үзен. Әлегә, кай җиреннән тотсам, авыртмас икән, дип кенә йөреп торыш... Сез дә беренче вакытта балагызның тизрәк үсүен тели идегезме ул?» – дип сораган Зөлфирә һәм йөкле вакытта төшкән фотосын куйган. Зөлфирәнең виртуаль дуслары да аның белән килешкән, тик вакытны ашыктырмаска, нәни Нәзирәне үстерүнең рәхәтен, тәмен тоярга киңәш иткәннәр. «Шулай, әйе. 1 ай булсын иде, 6 ай булсын иде, утырып торсын, үрмәләсен, тәпи китсен иде, дибез... Ә аннары шул бишектә ятканы сагындыра», «Беренчесен шулай тизрәк үстерәсе килә шул, ә соңгысын – киресенчә», «Ашыктырма, рәхәтен, тәмен татып үстерегез. Үт
Яшь әни Зөлфирә Шәйдуллина нәни Нәзирә турында: «Кай җиреннән тотсам, авыртмас икән»
14 ноября 202214 ноя 2022
1 мин