Без гаиләдә 5 бала идек. Бишебез дә кызлар. Әни – хуҗабикә, ә әти авыл советында эшләде. 1975 елда берсе берәр йомыш белән килсә, акчалата түгел, ә аракы белән рәхмәтен әйтә иде. Шуңа күрә безнең әтиебез атнасына дүрт көн исерек булды. Калган көннәрдә аңа документларны имзалау өчен аек булырга кирәк иде. Эштәгеләр аңа сүз әйтмәде. Шул рәвешле аларга урлашырга җайлырак булды. Эштә әти бөтен кешегә ачык йөз күрсәтә дә, өйгә кайткач, бөтен булган «җеннәрен» гаиләсенә чыгара. Бусагадан атлый да, беренче сүзе: «Ашарга кая?» Аннары әнкәй алдына бер тәлинкә аш, үзе пешергән икмәк, чөгендер салаты куя. Әтинең иң яратып ашаган ризыгы – сарык ите. Аның холкы шул кадәр кырыс, хәтта: «Нәрсәгә безгә мәче үстерергә? Сарык бәрәне үскәч, аны ашап була», – дия торган иде. Күпме үземне хәтерлим, әти исерек чагында гел башын югалтканчы эчте. Бөтенебезне куркытып, өйдән куып чыгара иде. Мин биш кызның бишенчесе булгач, ул миңа нигәдер тимәде. Әнкәйгә ул эт кебек ыргыла иде. Хәтта кулын йодрыклап: «Сугам!