Мәскәү Киев белән сөйләшүләр башлау өчен бернинди таләпләр дә куймады, дип белдерде журналистларга Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Руденко. Бу хакта РИА Новости яза. «Безнең яктан бернинди беренчел шартлар да юк, төп шарт – Украинаның яхшы ихтыяр күрсәтүе», – дип өстәде Руденко. Ул искәрткәнчә, Киев хакимияте Мәскәү белән тыныч сөйләшүне тыя торган закон кабул иткән. Дипломат әйткәнчә, бу – күрше ил хакимиятенең аңлы рәвештә юл сайлавы. «Сөйләшүләрнең өзелүендә гаебебез булмаган очракларга әзер булуыбыз турында һәрвакыт белдерә килдек», – диде Руденко. Шул ук вакытта, дипломат әйткәнчә, Украина кризисы буенча Россиянең АКШ белән дипломатик элемтәләре юк. Кремль вәкиле Дмитрий Песков шулай ук Мәскәүнең Киев белән элемтәгә керергә әзер булуын, әмма күрше илнең үзенә Россия ягы белән сөйләшүләрне закон белән тыюы турында хәбәр итте. Хәзер Украинада президентның 4 октябрьдәге боерыгы гамәлдә, ул илдәге Милли иминлек һәм оборона советының Владимир Путин белән сөйләш
Россия белән Украина арасында сәйләшүләр алып барылмавының сәбәбе нәрсәдә?
9 ноября 20229 ноя 2022
1 мин