Продюсер, композитор, җырчы Гүзәлия күңелгә тия торган «Кайт, балам!» дигән җыр яздырган. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән. «Күңелемнән саркып, бүгенге тормышның чынбарлыгын чагылдырган Ана – бала язмышы! Әнкәйләрегездән хәер-фатиха булсын әлеге җыр. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, балалар!» – дип язган Гүзәлия. Җырның көен үзе иҗат иткән, сүз авторы – Рауза Хафизова. Җырда: «Син кайтыр юлларга табынам. Яз кайткан кошлар күк, сагынып, әйләнеп кайт, балам, кайт, балам», – дигән сүзләр бар.
«Әнкәйләрегездән хәер-фатиха булсын»: Гүзәлия «Кайт, балам!» җырын яздырган
9 ноября 20229 ноя 2022
3
~1 мин