2023 елда Россиядә ана капиталы күләме артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, беренче балага 590 мең сум тирәсе түләнәчәк. «Икенче балага ул 780 мең сумга якын булачак», – диде Котяков социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә. Россия Президенты Владимир Путин Россиядә ана капиталы программасын озайтулары турында искә төшерде. «Ел саен миллионга якын гаилә ана капиталы ала. Бу программа 2026 ел ахырына кадәр озайтылды», – диде ул. Искәртик, элегрәк Путин Россия гаиләләренең фәкыйрьлеге куркынычын минимумга калдырырга һәм аларга ярдәм чараларын көчәйтергә чакырды. Антон Котяков сүзләренчә, балалы гаиләләр өчен бердәм пособиенең уртача күләме 13 900 сум тәшкил итәчәк. Элегрәк Котяков әйтүенчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан бала туу һәм тәрбияләү өчен айлык бердәм түләүгә күчү каралган. Бу түләү бүген гамәлдә булган 7 ярдәм чарасын берләштерә һәм гаиләләргә бала туганнан алып 17 яшькәчә бердәм шартларда бюджеттан ярдәм алырга мөмкинлек
Ана капиталы, балалар өчен универсаль пособие, минималь хезмәт хакы күпмегә арта?
9 ноября 20229 ноя 2022
3 мин