Гадәттә, сезон алмашканда – көзен яки язын – чәчләр коела башлый. Моңа каршы тору ысулы киңәшләр сайтында чыкты. Косметика яки чәчтарашханәдә процедуралар чәчнең тышкы ягын гына дәвалый. Туклану күбрәк роль уйный. Шуңа күрә ашауны көйләргә кирәк. Кызыл ит – иң яхшы үзләштерелә торган тимер чыганагы, ул гемоглобин ясалу өчен кирәк. Гемоглобин органнарга һәм тукымаларга кислород китерә. Кызыл ит организмны күкерткә баета, бу исә чәч фолликулалары сәламәтлегенә йогынты ясый. Тимер яңа чәч бөртекләре үсүгә ярдәм итә. Анда А, В3 витамины бар, алар да чәч һәм баш тиресенә файдалы. Йомырка – аксымга бай ризык. Ул да чәч коелуга каршы торырга ярдәм итә. Йомырка – иң яхшы аксым, күкерт, биотин чыганагы, кератин ясалуга ярдәм итә. Шулай ук тавык ите, майсыз сыр, фасоль дә аксым чыганагы була. Диңгез ризыклары һәм балык та чәчләр үссен өчен кирәк. Балыкта күкерт, организмга кирәкле май кислоталары бар. Цинкка бай ризыклар – моллюсклар, креветкалар, устрицалар да чәч коелуга каршы торырга ярдәм ит