Айгөл Бариева социаль челтәрдәге битендә «Син диеп...» дигән яңа җырын тәкъдим итте. «Җырның сүзләренең авторы билгесез, ә көе Лилия Муллагалиеваныкы», – дип язган җырчы. «Бәхетле булыгыз! Парлы булыгыз», – дип теләгән җырчы язылучыларына. «Моңлы, матур, дөрес сүзле җыр. Гомерлеккә булсын иде бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән парлар… Ләкин тормышта еш кына алай булмый, һәм моңа җавап та табып булмый»; «Бик матур, мәгънәле җыр. Синең барлык җырларыңны да яратам», – дип комментарийлар калдырган җырны тыңлаучылар.
Айгөл Бариева Лилия Муллагалиева көенә язылган яңа җырын тәкъдим итте
13 ноября 202213 ноя 2022
~1 мин