Әни кешеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: сез нишләп улыгызны бөтен булган мәхәббәтегез белән «буасыз»? Сез күрсәткән артык игътибарыгыз аркасында, алар 33 яшьтә дә өйләнми. Үзен дөньяның патшасы итеп хис иткәч, тиң кыз таба алмый интегәләр. Егет кеше кырыкта да шул ук бала, дип юкка әйтмиләр, ахрысы. Яшь барган саен, олы кешеләр булмаганына инанам. Кешене кешедән бары тик туплаган белемнәре, акыл үсеше, аңлы булуы гына аера. Башында берни булмаса, аны олы кеше димәссең. Тыңлыйсы да килми бит аларны. Гәрчә, битләре җыерчыклы булса да. 24 яшемдә 33 яшьлек ир-ат белән таныштым. Яшь аермасы мине куркытмады. Дөньяда андый парлар байтак. Мин үземне яшьтәшләремнән күпкә акыллырак дип саныйм. Дөньяга караш та бүтән. Шуңа үземнән олыракны табарга теләдем. Бәлки, шулай безнең интеллект дәрәҗәсе тигезләшер, дидем. Даниярга 33 яшь, аның ике бүлмәле фатиры, кредитка алынмаган машинасы һәм стабиль, ышанычлы эше бар. Шәхси тормышы гына юк. Менә нишләп йөргән ул 33 яшькә кадәр? «Кызлар белән чуалдыңмы?» –