Европа парламенты депутатлары Страсбургта узган сессиядә резолюция өчен тавыш бирде. Әлеге резолюциядә Россия «терроризм спонсоры булган дәүләт һәм терроризм алымнары куллана торган дәүләт» дип атала. Бу хакта «Интерфакс» яза. Резолюция өчен хуплап – 494, каршы килеп 58 парламентарий тавыш биргән. 44 парламентарий тавыш бирмәгән. Документта Россия адресына гаепләүләр исемлеге язылган, һәм алар Украинадагы махсус хәрби операциягә генә кагылышлы түгел. Шулай ук, Европарламент фикеренчә, ЕС күрсәтергә тиешле чаралар җыелмасы да шушы резолюциядә тәкъдим ителгән. Европарламент ЕС Советын «санкцияләр тәэсиренә эләгүче затлар исемлеген арттырырга» өнди. Резолюция «ЕСка кандидат булган барлык илләрне һәм потенциаль кандидатларны Европа Союзы санкцияләре сәясәтенә кушылырга өнди». Европа комиссиясе «Кеше хокуклары өлкәсендә ЕС санкцияләренең глобаль режимына төзәтмәләр кертү турында закон чыгару тәкъдиме белән чыгыш ясарга, (...) аның тәэсирен киңәйтергә, аңа коррупция актларын кертергә, Россия
Европарламент Россияне терроризм спонсоры дип игълан иткән резолюция кабул итте
23 ноября 202223 ноя 2022
1 мин