Яшь җырчы Зәринә Асылкаева шушы көннәрдә «Татар җыры» концертында катнашып, беренче тапкыр Мәскәүнең Кремль концертлар залында меңләгән тамашачы алдында чыгыш ясаган. Ә бактың исә, элегрәк Зәринә 15 кеше каршында җырларга да курка торган булган. Бу турыда җырчы шәхси аккаунтында язган. «Әгәр дә миңа моннан 10 ел элек: «Син Мәскәүнең Кремль концертлар залында чыгыш ясаячаксың», – дигән булсалар, мин ышанмас һәм көләр генә идем. Кечкенәдән сәхнәдән бик нык курыктым, хәтта 15 кеше каршында чыгыш ясау – минем өчен зур «катастрофа» иде. Бервакыт музыка мәктәбендә имтихан биргәндә, мин нотаны ялгыш бутап уйнадым, һәм шул чагында миңа: «Синнән бер-бер нәрсә чыгуы икеле», – дип әйткәннәр иде. Ә менә кичә мин Кремль сараенда чыгыш ясадым, 5 меңлек тамашачы каршында. Мин моңа үзем дә ышана алмыйм. Болар барысы да – сез һәм сезнең ярдәмегез аркасында. Миңа ышануыгыз өчен, минем җырларны тыңлавыгыз һәм яратуыгыз өчен рәхмәт. «Татар радиосы»на һәм ТМТВ татар музыкаль каналына чакырулары өчен рәхмәт