Бурятиядә 4 яшьлек кыз бала төнлә үзе генә өйдән чыгып киткән һәм өшеп үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. Фаҗига күп балалы гаиләдә була. Бөтен кеше йоклаган чакта, сабый өйдән чыгып китә. Тикшерү белешмәсе буенча, гаиләдә балигъ булмаган 5 бала үсә. Әтиләре вахта ысулы белән йөреп эшли, фаҗига төнендә ул өйдә булмый. Якынча белешмә буенча, 21 ноябрьдә кич белән әни кеше балаларын йокларга яткыра, үзе дә күрше бүлмәдә йокыга китә. Төнге икеләр тирәсендә ул уяна, сабыйларын тикшерергә керә. 4 яшьлек кызының урынында булмавы ачыклана. Әни кеше олы балаларын уята, бөтенесе бергә нәни кызны эзли башлыйлар. Аларга күршеләре һәм башка кешеләр ярдәм итә. Сабыйның гәүдәсен иртәнге якта табалар. Ул бер ишегалды коймасы янында ята. Өстендә җиңелчә генә куртка, күлмәк һәм сапожкилар була. Кыз өшегән. Аны полиция машинасына утыртып, ашыгыч ярдәм автомобиленә каршы алып китәләр. Юлда машиналар очраша. Тик бу вакытта кыз бала инде үлгән була, диелә тикшерүчеләр
Дүрт яшьлек сабый төнлә үзе генә өйдән чыгып киткән һәм өшеп үлгән
24 ноября 202224 ноя 2022
1
1 мин