Җырчы Закир Шаһбанның хатыны, бик күп популяр җырларның сүзләре авторы, танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан «ВКонтакте» сәхифәсендә иҗатына, гомумән, үзенең эшләгән эшләренә, ирешкән уңышларына нәтиҗә ясаган. «Әле кайчан гына мин үземнең шигырьләремне дәфтәр битләрендә саклый идем, кунакка килгән дусларга тиз-тиз генә бер-ике шигыремне укый идем. Ул шигырьләрнең җыр булып радио-телевидениеләрдән даими ишетелеп, яңгырап торуы турында уйлап та караганым булмагандыр. «Минем шигырьләрем укыр өчен генә, җыр өчен түгел», – дип җавап бирә идем. Әңгәмәләрдә: «Зинһар, мине шагыйрә дип әйтмәгез. Мин андый исемгә әле лаек түгел», – дия идем. Ләкин, аңа да карамастан, радиода, я булмаса телевидениедә булган очрашуларда мине «танылган шагыйрә» диеп таныштыра иделәр. Ә бүген... Минем 1000гә якын, күңелемнән чыккан ихлас шигырьләрем халык арасында үзләренең урынын тапты... Минем «Кабатланмас безнең сөюләр» (4000 тираж белән), «Күңел эретерлек сүзләр бар» (2000 тираж белән ) исемле китапларым бөтен Рәсәй ш
«Минем шигырьләрем укыр өчен генә, җыр өчен түгел» – Гөлүсә Шаһбан иҗаты турында
4 ноября 20224 ноя 2022
2 мин