Найти в Дзене
Интертат

Фирдүс Тямаев Төмәндәге татар хәрбиләренә ярдәм күрсәткән

Фирдүс Тямаев Себер якларында гастрольдә йөри, шул ук вакытта ул Төмәндәге татар хәрбиләре белән дә очрашкан. Җырчы Төмәндәге видеоны «Интертат» белән дә уртаклашты.

«Сезгә Татарстаннан, Казаннан зур сәлам. Исән-сау кайтырга насыйп булсын. Татарстан егетләре белән очрашсагыз, сәлам аларга. Күтәренке рухта булыгыз. Арабызда 1500 км булса да, без бергә! Барыгызга да уңышлар! Без җиңәчәкбез», – диде җырчы барысының да кулларын кысып.

Җырчы аларга беренче итеп «Гомер үтә» җырын бүләк итте.

Фирдүс Тямаевка солдатларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерделәр һәм кирәк-яракларны акрынлап сатып алырга җыенуларын әйттеләр.