Җырчы Элвин Грей сәхнәдәшләре Ябай Малай (буларак таныш) һәм Искәндәр исемле егетләр белән бергә трио җырлаганнар. Җырның исеме – «Сау бул». Әлеге җырны алар ике телдә – татар һәм рус телләрендә тәкъдим иткәннәр. Кайберәүләрнең соравы буенча, Элвин Грей җыр сүзләренең рус телендәге тәрҗемәсен дә комментарийларда язып калдырган. «Премьера! Бүген төн уртасында Ябай Малай һәм Искәндәр белән безнең уртак җырыбыз дөнья күрде. Сез инде җырга бәя бирергә өлгергәнсездер, дип өметләнәм. Рөстәм Гыйззәтуллин – җырның авторы. Бу җыр 90нчы елларда ук язылган булган», – дип хәбәр иткән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. «Бик эмоциональ җыр. Йөрәккә үтеп керәсез, егетләр. Яңа төрле форматтагы җыр өчен рәхмәт», «Менә, ичмасам, җыр! Бүгенге көндә моны күз яшьләрсез тыңлап булмый. Барыгыз да маладис. Радикка аеруча зур рәхмәт...», «Көне буе тыңлыйм. Искиткеч», «Өчегезнең тавышы бергә бик шәп яңгырый», «Рәхмәт авторларга һәм башкаручыларга», – дип җылы сүзләрен ирештергәннәр Элвинның виртуаль дуслары.
«Бу җырны барысы да ишетергә тиеш!» – Элвин Грей белән өр-яңа трио
3 ноября 20223 ноя 2022
1 мин