Җырчы Филүс Каһиров социаль челтәрдәге дусларының кәефен күтәргән. Ул өстенә ялтыр-йолтыр чапан киеп, башына чалма урап, бизәнеп-ясанып, Филипп Киркоров репертуарыннан булган «Жестокая любовь» җырын башкарган. «Охшаганмы? Әгәр Филипп Киркоров татар булса... Бу чапаннарны киеп, гримм ясап җырларга чыккач, гел шул искә төшә», – дип язган җырчы. Филүснең бу кыйланмышыннан аның виртуаль дуслары да, сәхнәдәшләре Данир Сабиров, Рифат Зарипов та рәхәтләнеп көлгәннәр. «Филүс, син бу җырны пародиясез-нисез, чын мәгънәдә үз репертуарыңа алсаң, шедевр булыр иде бу! Филипп бер кырыйда елар иде», «Сез Киркоровтан күпкә шәбрәк», «Һәрвакыттагыча позитив ул Филүс», – дип язучылар да булган. Видео Филүс Каһировның социаль челтәрдәге аккаунтыннан
«Әгәр Филипп Киркоров татар булса...» – Филүс Каһиров Киркоровка пародия күрсәткән
3 ноября 20223 ноя 2022
2
~1 мин