Халык артисты Рөстәм Закиров «Күңел» радиосы оештырган ретро концертта «яшь хатыннар» темасына сөйләп, халыкның күңелен ачты. Рөстәм Закировка кадәр Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады. Алмаз белән Зөлфирә арасында кызык кына сөйләшү булды. Алмаз: – Безнең яшьлек җырлары концертында нишләп йөрисең син? Зөлфирә: – Сиңа ярдәм итәргә килдем. Адашып калырсың, дим. Яшең дә бар бит инде. Алмаз: – Яшь аермасы зур булуын белмәгән тамашачылар да бардыр. Безнең яшь аермасы бит 10 ел. Миңа, өйләнешкәндә, 32 иде, Зөлфирәгә – кы-кы…. Зөлфирә: – «Кы-кы» түгел инде. 22 иде миңа! Алмаз: – Зур плюслары бар икән аның. Ул миңа үз балачагын сөйли, мин – үз балачагымны. Ул миңа ялганлый алмый, мин аның балачагын күргән. Әмма мин аңа бераз шыттырып җибәрәм инде. Әй, бер талон тотып колбасага чиратта тора идек, дим. Үзем дә әни сөйләгәннән генә беләм инде… Әмма мороженоега чират тора идек. Акчасы да үзебез эшләгән акча – шешә җыеп тапшыра идек. Зөлфирә: – Анысы безнең яшьлеккә дә эләкте. Без кү