«ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Услышано в Азнакаево» төркемендә «Безнең балаларны балалар бакчасында кыйныйлар» дигән видео чыккан. Анда 6нчы номерлы балалар бакчасындагы тәрбиячеләрнең балаларга дорфа мөнәсәбәте, кул күтәрүе, тавыш күтәрүе күренә. Прокуратура бу эшне тикшерә башлаган. Тикшерүгә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген профилактикалау системасы хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Күзәтүче орган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшенә бәя бирәчәк. Соңыннан гаепле затларны җавапка тарту каралачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән «KazanFirst» хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәргәннән соң, өч хезмәткәр: Алсу Асанова, тәрбияче Алена Галимова һәм кече тәрбияче Динара Асибакованы эштән азат иткәннәр. Видеоны бакчага вакытлыча эшкә урнашкан тәрбияче Анастасия төшергән. Ул чирләп киткән икенче тәрбияче урынына эшкә кергән булган. Видеода күренгәнчә, тәрбиячеләр балаларның битенә, аякларына суга, ә бала елый. Тагын бер т
Азнакай балалар бакчасында балаларга кул күтәргән тәрбиячеләрне эштән азат иткәннәр
2 ноября 20222 ноя 2022
1
2 мин