Әлмәттә яшәүче Лилия – мобилизацияләнгән ир-атның хатыны – ирләрен, улларын, әтиләрен өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә озаткан хатын-кызларга мөрәҗәгать итте. Бу турыда «Татар-информ» яза. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфиры вакытында Лилия иренең Казанга хәрби хезмәткә 29 сентябрьдә китүен сөйли. Ул ирләрен өйрәнү полигоннарына озаткан хатын-кызларны аңлавын әйтә. Лилия аларга сабыр булырга, паникага бирелмәскә, беркемне дә гаепләмәскә киңәш итә. «Беркемне дә гаепләргә кирәкми, аеруча – үзегезне, «ник алай, ник болай» дип сорау бирергә дә кирәкми. Бу сынауның безгә ник килгәнен аңлау хәерле. Кемдер тормышны ныграк ярата башлый, кемнеңдер финанслары икенче планга күчә, кемдер балаларына күбрәк вакытын бирә башлый, кемдер гомумән ир-атларның бәясен аңлады», – ди ул. Лилия хатын-кызларны хәрби хезмәткә яки махсус операция зонасына киткән үз хәрбиләрен хупларга чакыра. «Без елаганга карап җиңел булмый. Үзеңне кулга алырга, улыңның, иреңнең күңелен күтәрергә, «бар да
Әлмәт хатыны ирләрен, улларын озатучыларга киңәш бирә: «Телефоннан еламагыз»
2 ноября 20222 ноя 2022
1
1 мин