Сергей Николаевич, хәрби хезмәткә көзге чакырылыш алдагыларыннан ничек тә булса аерылып торачакмы? 1 ноябрьдә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 49нчы чакырылыш комиссиясе эшкә кереште. Гаскәрләргә 2022 елның ноябренең беренче декадасында җибәрә башларга планлаштырыла. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы вәкиле басым ясап әйтүенчә, «алдагы чакырылыш чаралары махсус хәрби операция уздыруга бәйле түгел. Баштагы кебек үк, ул Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм план тәртибендә гамәлгә ашырылачак. Белгечлегенә карамастан, чакырылыш буенча алынган барлык хәрби хезмәткәрләр подразделениеләргә җибәреләчәк һәм Россия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Вакытлы хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк». Бу чакырылышка Татарста
Татарстанның хәрби комиссары: «Призывниклар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәк»
2 ноября 20222 ноя 2022
2 мин