Кәбестәне язга кадәр саклау ысулы «Челнинские известия» сайтында чыкты. Кәбестәне сортларга аерыгыз. Өлгергән, тыгыз, ватылмаган, авырулары булмаган кәбестәләр генә кыш буе сакланачак. Кәбестәне коры көнне алыгыз. Күчәнен 3 см озынлыкта калдырып кисегез. Каплап тора торган яфракларын алып атмагыз. Ак кәбестә – иң яхшы саклана торган сорт. Аны базда -1 дән +2 градуска кадәр температурада саклагыз. Дымлылык 85-95 процент булырга тиеш. Аена бер тапкыр, бозыла башлаган кәбестәләрне аралап торыгыз. Кәбестәне елга комы салынган тартмада саклыйлар. Кәбестә күчәнен шул комга утыртып куегыз. Арасында бушлык калдырыгыз. Төсле кәбестә һәм брокколи 2 ай чамасы гына саклана. Аларны суыткычта тоту хәерле. Азык-төлек пленкасына төреп, туңдыргычта да тотарга була. Пекин кәбестәсен 3 айга кадәр саклап була. Дымлылык 85 процент, температура 0-2 градус булырга тиеш, диелә хәбәрдә.