Илсөя Бәдретдинованың стилисты социаль челтәрләрдә җырчыны фотосессияләргә әзерләүнең ни дәрәҗәдә катлаулы процесс булуын күрсәткән. «Сез матур фото гына күрәсез. Ә бит Илсөя сезнең өчен яңа юбилей программасын әзерләүгә күпме көч сарыф итте. Үз һөнәренең чын осталары булган тулы бер команда белән эшләде», – дип яза ул. Интернетта утыручылар Илсөянең берсеннән-берсе купшы яңа образларына инде ияләшеп бетте бугай. «Иң шәп сәхнә костюмнары элек Хәния Фәрхидә иде, ә хәзер сездә ахры», – дип, бер кеше генә комплимент ясаган. Ә калганнарның игътибарын видеода күзгә чалынып-чалынып алучы Гүзәл Карамиева, ягъни, җырчының концерт директоры җәлеп иткән. «Карамиевага да үзгәрергә вакыт. Яңа прическа ясагыз әле шуңа»; «Карамиева, бик сикеренмә, күкрәкләрең кечерәеп кала күрмәсен», – дип, комментарийлар калдырганнар аның турында. Ә берсе бөтенләй кызып китеп: «Бу директорыгызның бер кирәген тапмыйм. Телефонга төшереп йөреп, «акча көрәгәнгә» охшап тора. Илсөянең йомшак ягын табып көн итә», – дип яз
Илсөянең «уңыш сере» турында сөйләшү: артист уңышының яртысы кемнеке?
29 октября 202229 окт 2022
1 мин