Азәрбайҗан һәм Россиянең халык артисты Мөслим Магомаев 1993 елда «Время» каналына биргән әңгәмәсендә үзенең килеп чыгышы турында сөйләгән булган. Интервьюларында ул үзен һәрчак азәрбайҗан милләтеннән булуын әйткән. – Минем тамырларымда бик күп милләт кушылган. Кайчак бармакларны бөгә-бөгә саныйм да, санап бетерә алмыйм. Әбием – татар, әнием – ярым төрек, ярым адыгей, ярым рус, әтием, дәү әтиемдә чечен каны ага. Апам – поляк милләтеннән. Мин әтинең бертуган абыйсында – Джамал Магомаевта тәрбияләнеп үстем. Табигый, безнең гаиләдә һәрчак рус телендә сөйләшәләр иде. Кайчак абый дәү әни белән азәрбайҗан, татар теленә күчеп сөйләшә иде. Азәрбайҗаннарның: «Син телне белмисең», – диюләрен аңлап кабул итәм. Әдәби азәрбайҗан телен белмим, чөнки балачактан элитар мәктәптә укыдым, анда туган тел мәҗбүри укытылмады. Телисең икән, инглиз телен өйрәнергә мөмкин иде. Һәм, әлбәттә, игътибар инглиз теленә бирелә иде. Рус, итальян телләрендә җырладым. Интернационал булып туганмын инде. Алай да, мин азәрб
Мөслим Магомаев 1993 елгы әңгәмәсендә: «Әбием – татар. Миндә бик күп милләт каны ага»
28 октября 202228 окт 2022
1
1 мин