Җырчы гаилә барлык әниләргә багышлап яңа җыр яздырган. Бу турыда социаль челтәрдәге аккаунтларында Салават та, Гүзәлем дә хәбәр иткәннәр. «Әниләребезгә багышлап. Җыр ошаса, сездән – лайклар һәм әниләребез белән шушы җырга төшерелгән матур видеолар көтәбез. Җыр бөтен музыкаль мәйданнарда. «Әнием». Айнур Сабирҗанов көе, Нәфисә Вафина сүзләре, Рәфис Камалов аранжировкасы», – дип язган җырчы гаилә. «Искиткеч матур», «Нинди җылы җыр», «Әниләрегез исән чакта аларның кадерләрен белегез. Бик яратам сезнең гаиләне», – дип язганнар аларның виртуаль дуслары. Әйтергә кирәк, җыр фонында куелган фотода – Салават та, Гүзәлем дә үз әниләре белән.
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнән әниләргә багышланган яңа җыр
28 октября 202228 окт 2022
~1 мин