Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

«Веналарым гына түзсен...» – Диләрә Илалетдинова авырый

Җырчы Диләрә Илалетдинова сторисларында үзен начар хис итүе, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуы турында язган иде. Анализ нәтиҗәләре буенча җырчыда эчәк инфекциясе – норовирус тапканнар. Бүгенге көндә ул хастаханәдә тернәкләнү курсы уза. «Инде бишенче көн… Веналарым гына түзсен...» – дип язган ул, кулындагы «система» куйганнан соң калган күгәргән урыннарны күрсәтеп. Диләрәнең тизрәк савыгып, аякка басуын телибез.

Җырчы Диләрә Илалетдинова сторисларында үзен начар хис итүе, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуы турында язган иде. Анализ нәтиҗәләре буенча җырчыда эчәк инфекциясе – норовирус тапканнар. Бүгенге көндә ул хастаханәдә тернәкләнү курсы уза.

«Инде бишенче көн… Веналарым гына түзсен...» – дип язган ул, кулындагы «система» куйганнан соң калган күгәргән урыннарны күрсәтеп.

Диләрәнең тизрәк савыгып, аякка басуын телибез.

Фото: © Диләрә Илалетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Фото: © Диләрә Илалетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән