Юмор остасы, популяр артист Данир Сабиров хатыны Миләүшәне үтереп мактаган. Сәбәбе билгеле түгел, гаиләсенә игътибар юнәлтәсе килүме, әллә инде соңгы арада гына пластик операция ясаткан Миләүшәгә ябырылган хейтерларга җавап сүзләреме? «Никтер Миләүшәне яратмыйлар. Аны белмәгән кешеләр. Белмим, бу нәрсә белән бәйледер. Сары чәче шулай хәл итәме икән, артист хатыны булуы микән, бәлки, шундый яхшы ире булганга көнләшәләрдер. «Ни өчен алай уйлыйсың», – дип әйтүчеләр булыр. Чөнки Миләүшә белән танышкан һәр кеше иң башта: «Без сине су… дип уйлаган идек, син андый түгел икән», – диләр. Әйе, бәлки, социаль челтәрләр аша ул шулай күренәдер. Су… ул, но әйбәт су… Киң күңелле, беркайчан да берсен дә рәнҗетмәс. Менә аның әнисе турында да, мөгаен, шулай уйлыйсыздыр. «Усал», – дисез бит аны. Ул беркайчан артыгын сөйләшми, все по делу. Аның күңеле никадәр киң булуны бер мисал белән аңлатам. Менә чүплек янында бомж ятсын, ул аңа ризык белән җылы киемнәр илтеп бирәчәк. Хәле ничек аның, медицина ярдәме к