Найти тему
Интертат

«Ышанасым да килми...» - көрәшче, эшмәкәр Илмир Сафиуллин вафат

Җырчы Айрат Сафиуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә авыр хәбәр җиткерә. Аның дусты, эшмәкәр һәм көрәшче Илмир Сафиуллин вафат булган.

«Ышанасым да килми… Урының оҗмахта булсын, Илмир», – дип яза ул.

Айрат сәхифәсенә дусты белән бергәләп җырлаган видеосын да урнаштырган.

Илмир быел Сочида узган Сабантуеның абсолют батыр булып калган иде. «Дуслар белән ял итәргә дип килгән идек. Көрәшеп карарга булдым. Бу үзенә күрә туган көнгә бүләк тә булды. Иртәгә минем туган көнем», – дип сөйләгән булган ул хәбәрчебезгә.