Татар эстрадасы артисты Рамил Шәрәпов Шәрапҗан образында бүгенге көн кадагындагы темага видео төшергән. «Хатын! Мин кайттым. Мине алмадылар», – дип, зур сумка асып кайтып керә Шәрапҗан. «Ничек алмадылар? Шунда да алмыйлармы сине? Нинди бернәрсәгә яраксыз кеше соң син?» – дип аптырый хатыны. «Беләсең килсә, анда тиз чабарга, сикерергә, «кувырек» ясарга кирәк. Ә мин керүгә үк егылып, арт шәрифемне җәеп яттым. Нәрсә, син циркка болай гына алырлар, дип уйлаган идеңме? Үзең бар! Син әйбәт тәгәрисең», – ди Шәрапҗан хатынына. Халык видеоның азагы болай тәмамланачагын көтмәгән, ягъни «циркка барган» дип уйламаган. «Шәрапҗан, невалнавай безне»; «Шаярып йөрсәң, алып та китәрләр»; «Иии, ярый алмаганнар, алсалар нишләр идең»; «Күпме түләдең»; «Бик кызык. Алмаганнар», – кебек комментарийлар калдырган артистның виртуаль дуслары.