Иннополиста парковкада торган машина капотында төлке йоклап яткан мизгел сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Кыргый җәнлек, кешеләрдән курыкмыйча, җир асты парковкасына кергән. Мөгаен, ул җылынмакчы булгандыр, дип яза «Татар-информ». Шәһәр халкы бу төлкене «Иннополис песие» дип атаган.
«Иннополис песие» – машина капотында йоклап ятучы төлкене видеога төшергәннәр
21 октября 202221 окт 2022
~1 мин