Автор-башкаручы, баянчы Илнар Гыйльманшинның гаиләсе арткан. 20 октябрь көнне аларның кызлары дөньяга килгән. «Икенче кызыбыз туды. Рәхмәт, матурым, кызларыбыз өчен», – дип, хатыны Иринага рәхмәт сүзләрен социаль челтәрләр аша белдергән ул. Нәни кызчык 2830 кило авырлыкта. Ирина һәм Илнар Гыйльманшиннар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбриклибез!