3 бала әнисе, җырчы Венера Шәмиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына тирән мәгънәле фикерләрен яза, виртуаль дусларының сорауларына җавап бирә. Бу юлы да «сорау – җавап» рубрикасына килгән бер сораудан чыгып, ул ир-хатын мөнәсәбәтләре кебек мәңге актуаль темага карата уйлары белән уртаклашкан. Гәрчә, сорау болайрак яңгыраган: «Хәзер күп кеше, декрет ялындагы әниләр өйдән генә эшли. Ләкин, эшләгәнче, махсус курслар сатып алып, укырга, өйрәнергә кирәк. Баштан ук түләп куярга андый акча булмаганга, без – мөселманнарга «рассрочка» рәсмиләштерергә ярыймы? Процент түләргә кирәкме?» – дип мөрәҗәгать иткән булган аңа берәү. «Процент булмаса, «рассрочка» рөхсәт ителә, шулай ук эшләргә ир рөхсәт итсә генә», – дип, мулла сүзләре белән җавап биргән Венера ханым. «Ирдән шушы әйбергә ничек рөхсәт сорарга?..» – дип кызыксынган теге хатын-кыз. «Сез җөмләгезне бик дөрес төзегәнсез. Төп «ключевой» сүз – сорарга. Шулай эшләсәгез, барсы да булыр. Без – хатын-кызлар – күп вакыт таләп итәбез, ярсыйбыз,
Венера Шәмиева ир белән хатын мөнәсәбәтләрен җимерә торган «механизм»нар турында
22 октября 202222 окт 2022
2
2 мин